Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Кызыл канәфер» ансамбле һәм ветераннар Советы коронавируска каршы прививка ясатты

Алабугада коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә.

Кичә шәһәр Мәдәният сараенда ветераннар Советы һәм «Кызыл канәфер» ветераннар хоры яңа вирустан прививка ясаттылар. 

— Прививканы ясарга кирәк. Короновирусның алга таба ничек үсәчәге билгеле түгел. Кемдәдер бу авыру җиңел, кемнеңдер авыр формада уза. Кызганычка каршы, үлем очраклары да очрый, — дип сөйли 3нче номерлы гомуми практика табиблары бүлеге фельдшеры Гөлназ Декина. 

— Күп кенә ветераннар, шул исәптән мин дә, гыйнвар ахырында вакцина ясаттык. Ветераннар советында да прививка ясыйлар. Яшәү урыны буенча — микрорайоннар, авыллар буенча актив вакцинация бара. Безнең Россия вакцинасы дөньяда иң яхшыларның берсе булып санала, — ди Алабуга ветераннар советы рәисе Геннадий Баганов. 

— Прививка темасына ансамбль төрлечә карый, күбесе уңай. Мин үзем бу яңа чир белән узган елның ноябрендә авырдым, хәтта декабрьдә дә аннан дәваланырга туры килде, хәлсезлек булды. Баша андый борчулар кичерергә теләмим, — дип сөйли «Кызыл канәфер» ветераннар хоры җитәкчесе Людмила Исакова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев