Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәтендә гаепле кешегә хөкем карары чыгарылды

Суд утырышында гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныган.

Алабуга шәһәр суды ачыклаганча, гаепләнүче исерек хәлдә булып, хәрәкәт итү өчен куркынычсыз тизлек сайламаган, шул рәвешле идарәне югалткан һәм каршы як юнәлештәге кюветка төшеп капланган. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә алынган тән җәрәхәтләреннән автомобиль пассажиры һәлакәт урынында вафат булган. Суд утырышында гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныган. РФ Җинаять кодексының 264нче маддәсе нигезендә суд аңа 4 елга сынау срогы белән шартлы рәвештә 7 елга ирегеннән мәхрүм итү, 2 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү җәзасы билгеләгән.
Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев