Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Ленин бюстын тәртипкә китерделәр

Казан урамында В.И. Ленин һәйкәл-бюсты төзекләндерелде.

«Россия өмете» Бөтенроссия хатын-кызлар берлеге" гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте активисты Алена Чернова «А.Шакирова» шәхси предприятиесе җитәкчесе Алинә Шакированы һәм предприятие хезмәткәрләрен Казан урамында урнашкан уникаль тарихи объект — В.И. Ленин һәйкәлен ремонтлау эшләрен югары дәрәҗәдә башкарган өчен мактау грамоталары белән бүләкләде.
Чернова шулай ук шәһәр җитәкчелегенә, Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге хезмәткәрләренә яшьләргә героик-патриотик һәм рухи-әхлакый тәрбия бирүдә зур әһәмияткә ия булган күпсанлы Алабуга тарихи һәйкәлләрен тиешенчә карап тотулары өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Предприятие хезмәткәре Нариман Шакиров әйтүенчә, ул моңарчы беркайда да халык тарафыннан Алабугадагы кадәр игътибар һәм хуплау сүзләре алмаган.
− Биредә яшәүчеләр үз шәһәрләрен һәм тарихын саклый, − дип билгеләп үтте ул.
Алабуганың өлкән буын кешеләренә мондый сүзләрне ишетү аеруча күңелле, чөнки алар өчен һәр тарихи объект шәхси биографиянең бер кисәге булып тора. Шулай ук һәйкәл янында Алена Чернова ВЛКСМның элеккеге актив комсомолларына, Алабуга педагогия институтының ВЛКСМ комитеты әгъзаларына «ВЛКСМГА 100 ел» медальләрен тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев