Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада өлкән буын вәкилләре ГТО фестивалендә катнаштылар

Өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында «Гуляй-парк»та «Сәламәтлеккә җиңел адым белән» дигән чара узды.

Кояшлы көзге көндә лаеклы ялдагылар ярышып кына калмадылар, бер-берсе белән аралашып, физик мөмкинлекләрен дә бәяли алдылар. Катнашучылар скандинавия йөреше буенча ярыштылар, ГТО нормативларын үтәделәр һәм «Яшел фитнес» проектында күнегүләр комплексын үтәделәр.
Ир-атлар арасында скандинавия көрәшендә беренче булып 76 яшьлек Альберт Әсханов танылды. Хатын-кызлар арасында финишка беренче булып Татьяна Киселева килде. Чара биюләр һәм чәй эчү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев