Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада март аенда 6 кеше коронавирус белән авырган

Шулар арасында кечкенә бала да бар.

Бүгенге көндә коронавируслы авырулар өчен госпитальдә 22 кеше дәвалана.

Пандемия башланганнан бирле Алабуга районында коронавирус йоктыруның 162 очрагы ачыкланган. 5 марттан 16 мартка кадәр 6 инфекция очрагы теркәлгән, алар арасында 3 яше тулмаган бер бала да бар. Хәзерге вакытта 16 кеше медицина күзәтүе астында.

5 марттан бүгенге көнгә кадәр шәһәргә чит илдән 7 кеше кайткан. Мондый мәгълүматны Алабуга Роспотребнадзор җитәкчесе Роза Салихова җиткерде.
Бүгенге көндә коронавируслы авырулар өчен госпитальдә 22 кеше дәвалана. Пандемия вакытында ковид үзәккә барлыгы 136 кеше мөрәҗәгать иткән. 

Хәзерге вакытта шәһәрдә коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация уза. Алабуга районына 1680 доза вакцина кайтты. 60 яшьтән өлкәнрәк булган 893 кеше прививка ясаткан. 

Әлеге мәгълүматны коронавирус инфекциясен профилактикалау буенча штабта Алабуга үзәк хастаханәсенең баш табибы Рамил Сәфәров җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев