Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада машина белән мотоцикл бәрелеште

Мотоцикл йөртүче район үзәк хастаханәсенә китерелде.

13 апрель көнне 18.07 сәгатьтә Нефтьчеләр проспектында юл-транспорт һәлакәте булды.

Хендай машинасын йөртүче 40 яшьлек шофер Нефтьчеләр проспекты буенча 34нче йорт янындагы территориядән чыкканда, юл хәрәкәте кагыйдәләренең 8.3 пунктын бозып, 37 яшьлек ир утырган мотоциклга юл бирмәгән. 

Һәлакәт нәтиҗәсендә, төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган мотоцикл йөртүче Алабуга район үзәк хастаханәсенең травматология бүлегенә китерелгән. 


Алабуганың ЮХИДИ бүлегендә хәбәр итүләренчә, мотоцикл йөртүче «А» категориясе булмаган килеш транспорт чарасы белән идарә иткән, мотоцикл штрафстоянкага урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев