Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Май чабу бәйрәмен үткәрү программасы

Шәһәрдә бу бәйрәм уңаеннан күңел ачулар 5 мартта башлана.

5 -13 мартта чаралар Надежда Дурова музей-йортында танылган "Морозко" әкияте геройлары белән үтәчәк. Программада шулай ук - мавыктыргыч конкурслар һәм ярышлар, атлы чанада шуу. Биредә таучык ясалган, аннан һәркем шуып төшәргә тиеш, чөнки шундый борынгы ырым бар: Май чабу вакытында таудан шусаң, елың майдагы сыр кебек узачак.

Музей-ядкарьлектән хәбәр итүләренчә, күңелле бәйрәмне әйлән-бәйлән уйнап, кыш карачкысын яндыру тәмамланачак, соңыннан кунаклар кайнар беленнәр һәм чәй белән сыйланачак.

12 мартта Алабугада беренче тапкыр Яшьләр иҗтимагый советы яшьләр өчен Май чабу үткәрергә җыена. Пионер паркында алабугалылар өчен күңелле бәйгеләр, мастер-класс, концерт һәм бәйрәм беленнәре белән махсус әзерләнгән уен оештырылачак. Чаралар барышында өйләнешүчеләр йоласында катнашырга, курчаклар ясарга өйрәнергә, мичтә белен пешерергә, зур әйлән-бәйләндә җырларга, шулай ук бәйрәм карачкысын яндыруда катнашырга мөмкин булачак.

13 мартта күңел ачулар Ленин мәйданында иртән сәгать 10нан дәвам итәчәк. Биредә уен һәм спорт мәйданчыклары булачак, төрле аттракцион, карусель, батут эшләячәк. Теләгән һә кеше атлы чанада шуачак. Билгеле тәмле беленнәрне авыз итәргә мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев