Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада "мәдәни көндәлек"ләр тапшыру дәвам итә

Шәһәр мәдәният сараенда "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" дигән республика проекты кысаларында көндәлекләр тапшыруның чираттагы этабы узды.

Бу юлы тантананың хөрмәтле кунагы район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина булды. Әңгәмә вакытында ул балалардан аларның Алабугадагы музейлар, парклар һәм китапханәләр турында никадәр хәбәрдар булуы белән кызыксыну мөмкинлеген дә кулдан ычкындырмады.
"Сез районыбызда мәдәният учреждениеләре ничәү икәнен беләсезме? Төп-төгәл 60!"- дип сөйләде ул, бу урыннарга һәр сәяхәтне хәзер әлеге көндәлектә билгеләп барырга кирәк булачагын сүз уңаенда искә төшереп.
Мәдәният учреждениеләренә баруда иң күп активлык күрсәткән һәм көндәлеген барысыннан да матуррак итеп тутырган, төсле буяулар белән бизәгән һәм фотолар белән баеткан укучыларның ел ахырында приз оту мөмкинлеге булачак. Ә приз дигәнебез - республика Яңа ел чыршысында катнашу һәм шулай ук Казанның "Әкият" яңа курчак театрына сәяхәт кылу.
Мәктәп балаларының көндәлегендә беренче язма инде бүген үк барлыкка киләчәк, чөнки алар бирегә, Мәдәният сараена, килделәр һәм, көндәлек тапшыру йоласыннан тыш, "Әкияти лото" дип аталган интеллектуаль-танып белү уенында катнаштылар. Бүген килгән һәммә укучыга асылда үзләренең әкиятләрне бик яхшы белүләрен һәм барлык персонажлар белән таныш булуларын исбатларга насыйп булды.
"Мәдәни көндәлек" тапшыру бәйрәме әле тагын берничә көн дәвам итәчәк. Алабугада мондый көндәлекләрне барысы 948 бала алачак һәм тутырып барачак: аларның 870е - шәһәрдә, 78е авылларда яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев