Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада мәдәни мирас объекты янды

Янгын сәбәпләре ачыклана.

Кичә кич Алабугада Татарстанның 10 еллыгы урамындагы 9 нчы йортта зур янгын чыкты. Урынга янгын сүндерүчеләр тиз арада килеп җитә. Бинаның түбәсе яна. Янгын бетерелә, аның сәбәпләре ачыклана. Зыян күрүчеләр юк.

XIX гасыр тарихи бинасы республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты булып тора. Төрле елларда биредә сәүдәгәрләр клубы, дворяннар җыелышы, халык театры урнашкан. 

1925-1970 елларда бинаның икенче катында мәдәният йорты эшли. Бу бинада шулай ук эрләү һәм туку фабрикаларының тулай тораклары урнашкан.

Әйтергә кирәк, бина узган елның май аенда янган инде. Түбәнрәк фотода 2020 елгы янгын нәтиҗәләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев