Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада мең ярым бала лагерьларда ял итәчәк

Ике айдан соң көтеп алган җәй җитә, димәк мәктәп балаларының иң озын каникуллары да башлана.

Балаларның ялын оештыру турында уйланырга вакыт. Без мәктәп яны һәм шәһәр читендә булган балалар лагерьларының быел ничек эшләве хакында белеп кайттык.

АМР Мәгариф идарәсе җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Антон Кузнецов хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә Роспотребнадзор тарафыннан мәктәп яны лагерьларын ачу буенча тыюлар юк. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәп яны лагерьларына, узган елдагы кебек үк, 1 530 балага квота билгеләде.

— Шәһәр һәм район мәктәпләре лагерьларында ике смена әзерләргә планлаштырабыз: беренче сменага 1 июньнән 25 июньгә кадәр 1 146 бала, ә икенче сменага 1 июльдән 26 июльгә кадәр 384 бала йөриячәк, — дип сөйләде җитәкче.
Баланы лагерьга бирер алдыннан ата-ана бала укыган мәктәптә гариза язарга, шулай ук 686 сум 90 тиен күләмендә ата-аналар взносы түләргә тиеш. Төгәл мәктәп өчен балалар саны буенча квотаны уку йорты үзе билгели. Антон Кузнецов сүзләренә караганда, беренче чиратта лагерьлар аз керемле гаилә балаларын, шулай ук социаль куркыныч хәлдә булган һәм үз-үзенә хезмәт күрсәтә ала торган инвалид балаларны кабул итә.
Авыл мәктәпләре янында хезмәт һәм ял лагерьлары оештырылачак.

Мәктәп яны лагерьларыннан тыш, яшь алабугалылар шулай ук «Урман әкияте», «Яшь төзүче», «Буревестник» һәм «Космос» лагерьларында да ял итә алачак. Алабугада балаларның ялын оештыру буенча җаваплы белгече Юлия Пивторонис әйтүенчә, эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, бүгенге көндә Роспотребнадзор лагерьларны 75 процентка гына тутыруны рөхсәт иткән.

— «Урман әкияте» лагерьларында яшь спортчылар, ә "Яшь төзүче«дә бюджет һәм коммерция оешмалары хезмәткәрләренең балалары ял итә. Кызганычка каршы, хәзерге вакытта, пандемия аркасында, шәхси затларның балаларын кабул итә алмыйбыз. Мәгълүмат даими яңартылып тора, нечкәлекләр соңрак билгеле булачак. Барлык сораулар буенча 3-47-24 телефоны аша шалтыратуны сорыйбыз, — дип өстәде ул.

Ял итәр өчен гаризаларны «Урман әкияте» лагерена Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, ә "Яшь төзүче«гә «Барс» Яшьләр үзәге аша бирергә мөмкин.
Билгеләп үтик, быел «Урман әкияте» лагеренә илтүче юлны ремонтлау планлаштырыла. Төзүчеләр ял сезоны башлануга өлгерерме-юкмы, бу хакта безгә подрядчы оешма вәкиле Сергей Саппаров сөйләде.

— Хәзерге вакытта барысы да һава шартларына бәйле. Карлар эреп беткәч, без объектны өйрәнеп, документларны расларга әзерләячәкбез. Юлларны ремонтлау эшләрен июнь ахырларында башлап июль урталарында тәмамлау ниятләнә.

Стационар лагерьлардан тыш, «Бригантина» һәм «Патриот» палатка лагерьларын да оештыру планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев