Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада медицина хезмәткәрләре өйдән-өйгә барып, шәһәрнең һәр кешесен йөреп чыгачак

Алабугада РКХ вәкилләре белән очрашу булды.

Безнең районда Россия өчен үзенчәлекле медицина проекты башлана — медиклар һәр йортка килеп, кешеләрнең үзләрен ничек хис итүләрен сорашачак. Алынган мәгълүмат бердәм реестрга кертеләчәк, шуннан чыгып, саулыгы «кызыл» зонада булганнар ачыкланачак, югыйсә кеше үзе бу хакта белмәскә дә мөмкин. Кирәк булса, борчылырлык билгеләре булганнарны тикшерү үтәргә һәм дәваланырга тәкъдим итәчәкләр. Тиешле медицина ярдәме ММИ полисы буенча бушлай күрсәтелә. 
Проект «Һәркем игътибарга лаек» дип атала. Аны ТР Сәламәтлекне саклау министрлыгы хуплавында Республика клиника хастаханә һәм ТР Дәүсовет депутаты Илья Вольфсон башлатып җибәрде. 
Проект ысулын быел Спас районында эшләтеп карадылар: тикшерү вакытында сәламәтлеге "кызыл зона"да булган 420 кеше ачыкланган. Медикларның тиз гамәлләре аркасында, 22 кешедә инфаркт очрагын кисәтеп, 24 кешене инсульттан коткарып калганнар.
Табиблар йөрүеннән тыш, кешеләр белән очрашулар үтәчәк, анда РКХ вәкилләре проект турында сөйләп, сәламәтлекнең торышы һәм медицина ярдәме буенча сорауларга җавап бирәчәк. 
Менә шулай, кичә Алабуганың Мәдәният сараенда шундый очрашуларның берсе булды. Ул коронавирус йогышлы авыруын кисәтү кысаларында узды.
− Сезгә озак дәваланырга туры килмәсенгә, без һәр йортка җитәчәкбез. Бу проект авыруны булдырмаска һәм кешеләрне тиешле белгечләргә җибәрергә булышыр. Коронавирус инфекциясе һәм вакциналаштыру мөһим темаларның берсе булып тора, ул һәркемгә кагыла, шуңа күрә аңа игътибар да югары, − дип белдерде Дәүләт Советы депутаты Илья Вольфсон.
− Безнең бурыч — без кайда кирәк, шунда булу. Бүгенгә күпләр төрле сәбәпләр аркасында табибларга мөрәҗәгать итми. Бу икенче бер кыенлыкны — ковид йогышлы авыруын да кискенләтте, − дип сөйли Республика клиника хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев.
Баш табиб COVID-19 темасын тулы күләмдә яктыртып, вакцина ясату — коронавирус йогышлы авыруының таралуына каршы әһәмиятле кисәтү чарасы, дип билгеләп үтте. Очрашуга килүчеләрнең һәркайсы үзен кызыксындырган сорауларга җавап ала алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев