Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада медицина үзәген яңадан җиһазландырачаклар

2021 елда Татарстанда баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуы белән авыручылар өчен биш медицина үзәген яңадан җиһазландыру планлаштырыла.

 Эшләр «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «ТРда йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш» төбәк проекты буенча башкарылачак, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Матбугат хезмәте.

Яңадан җиһазландыру Казан төбәкара клиник-диагностика үзәгендә, шулай ук Алабуга, Түбән Кама һәм Буа үзәк район хастаханәләрендә узачак.

Шулай ук әлеге проект буенча Татарстанда йөрәк-кан тамырлары авырулары булган пациентларны дару белән тәэмин итү программасы гамәлгә ашырыла.

Моннан тыш, бер ел эчендә республиканың медицина учреждениеләренә 170,4 млн сумлык 217 берәмлек медицина җиһазлары сатып алу планлаштырыла.

Илкүләм проектлар Россиядә 2019 елдан РФ Президенты Владимир Путинның «май» указы нигезендә гамәлгә ашырыла.
Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев