Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Меңьеллык урамындагы йорт куллануга тапшырылачак

Йортны тапшыру иртәгә, 7 июльдә булачак.

Иртәгә Меңьеллык урамындагы 1а йорт куллануга тапшырылачак.
Алабуга районы башкарма комитеты озакка сузылган төзелешне тапшыруга рөхсәт бирде. Йорт дүрт катлы, 24 фатирлы. Аны төзеп бетерү республика программасыннан йортта өлеше булганнарга ярдәм кысаларында барды. Йортны моннан җиде ел элек төзи башлаганнар иде, ләкин төгәлләп бетерә алмадылар — 2018 елда төзелеш тукталды. 2019 елда әлеге йорт Татарстан Республикасының Проблемалы корылмалар реестрына эләкте.
− Йорт бик катлаулы, шул исәптән техник планда да. Күп нәрсәне яңадан эшләргә, төп конструкцияләрне ныгытырга туры килде, гаять күп акча тотылды. Йорт салучыларны сайлауга нык игътибарлы булачакбыз, аеруча эш торак төзүгә кагылса, − диде район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев