Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

"Алабуга"да металл эшкәртү станоклары җитештереләчәк

Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министры белән Чехиянең "АЛТА-Инвест" компаниясе арасында "Алабуга" МИЗда металл эшкәртү станоклары җитештерү турындагы меморандум имзаланды.

Документка ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм "АЛТА" компаниясе идарә рәисе Владимир Плашил кул куйды.

Меморандум Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чехия сәнәгать министры Ян Младек катнашында имзаланды.

Татарстанның Россиядә лидер булуын ассызыклады һәм Көньяк Моравия краеның да Чехия Республикасында шуңа омтылганын әйтте. Ул хәбәр иткәнчә, Татарстан белән машина төзелеше өлкәсендә, ике республика югары уку йортлары арасында, шулай ук яңа технологияләр базасында мәгълүматлаштыру өлкәсендә тыгыз хезмәттәшлек ниятләнә. "Без үзебезнең яктан уникаль проект - интеграцияләнгән транспорт системасын тәкъдим итә алабыз. Бу шактый уңышлы һәм игътибарга лаек проект", - диде М.Гашек.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чехиядән зур делегация килүне билгеләп үтте. "Нәтиҗәле эш башкарылды. Бездә хезмәттәшлек өчен юнәлешләр күп. Бүген Сәүдә-сәнәгать палатасында 4 документ имзаланды, Кремльдә дә бик мөһим юнәлеш - станоклар төзүгә бәйле меморандумга кул куелды. Бүген без Татарстан - машина төзүче төбәк дия алабыз һәм безнең көндәшлеккә сәләтлелек үзебездә нинди станоклар булуга бәйле булачак", - диде Р.Миңнеханов. Аның сүзләренчә, Чехия партнерлары бу юнәлештә отышлы шартлар тәкъдим итә. Шулай ук «Татхимфармпрепараты» компаниясе белән, агросәнәгать комплексында да хезмәттәшлек ниятләнә. "Чынлыкта мөмкинлекләр бар, без аралашуны хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләре буенча дәвам иттерәчәкбез", - дип нәтиҗә ясады Татарстан Президенты.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

"Татар-информ" МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев