Алабугада «Милләтләр кроссы-2020» узачак
Ул бу шимбәдә, 10 октябрьдә, 10.00 сәгатьтә Танай урманында үткәреләчәк.
Оештыручылар аны Танай урманындагы чаңгы трассасында үткәрергә планлаштыра. Чара санитар-эпидемиологик нормаларны исәпкә алып уздырылачак. Роспотребнадзор таләпләре буенча әлеге чара якынча 200 кеше катнашында узачак.
Ярышларда катнашу өчен табибтан сәламәтлек торышын раслаучы белешмә булырга тиеш. Белешмә өчен телефон: 3-56-05.
Узган ел "Милләтләр кроссы"нда 2 меңнән артык алабугалы катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев