Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада мәктәп укытучыларының халыкара фестивалендә 100дән артык мастер-класс үткәреләчәк

Алабугада 17-19 август көннәрендә мәктәп укытучыларының XI Халыкара фестивале узачак. 

Педагоглар өчен 100дән артык мастер-класс үткәреләчәк. Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

Фазлеева билгеләп үткәнчә, хәзер педагогика мобиль, мультидисциплинар һәм мультипликатив була бара, шуңа күрә укытучыга күп кенә осталык, күнекмәләр һәм тәҗрибә тупларга кирәк.

Мәктәп укытучыларының халыкара фестивалендә 10 чит ил модераторы, Россия вузларыннан 40ка якын белгеч һәм Татарстан вузларыннан 22 вәкил мастер-класслар уздырачак.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев