Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе бара

Шәһәрдә әлеге акция кысаларында ишегалды бәйрәмнәре үткәрелә. Беренче бәйрәм чарасы "Колос" клубында үтте.

Бирегә шәһәрнең аскы өлешендә яшәүчеләр, беренче сыйныфка укырга барырга әзерләнүче балалар һәм аларның әти-әниләре җыелган иде. Күбесенчә клубка 2 нче һәм 5 нче мәктәпләргә, 2 нче гимназиягә баручы кызлар һәм малайлар килде.

"Колос" клубы директоры Анна Матвеева билгеләп үткәнчә, бу көнне иганәчеләр кулыннан бүләкләрне унбер бала алырга тиеш булса да, бәйрәмгә алтысы гына килгән. Калган балаларга мәктәп портфельләрен өйләренә барып тапшырачаклар. Сүз уңаеннан, узган елда клубта мәктәп кирәк-ярагы тутырылган портфельне ике генә укучы алган иде.

Мохтаҗ, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм сәламәтлекләре чикләнгән балаларга мәктәп кирәк-ярагы тутырылган портфельләрне иганәчеләр: район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Константин Макаров, "УкупрПласт" предприятиесе, 1 нче музыкаль мәктәп, "Чулпан" иминият компаниясе, Алабуга сөт комбинаты вәкилләре, 3 нче балалар бакчасы мөдире Миләүшә Адиятуллина һәм Алабуга шәһәр советы депутаты Айдар Хамаев тапшырды.

Константин Макаров иганәчеләргә рәхмәт белдерде һәм булачак укучыларны котлады:

- Алабугада чираттагы мәртәбә "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе башланып китте. Аның төп максаты - катлаулы тормыш хәлендә калган балаларга беренче класска баруда ярдәм итү. Акциядә ел саен катнашучы иганәчеләргә - район депутатлары, шәһәр предприятие һәм оешма җитәкчеләренә район башлыгы Геннадий Емельянов исеменнән рәхмәт белдерәм. Мәктәп бусагасын беренче мәртәбә атлап керәчәк малай һәм кызларны бәйрәм белән котлыйм.

Рөстәм Ситдыйков 5 нче мәктәпнең беренче сыйныфына барырга әзерләнә. Күп балалы гаиләдә (гаиләдә өч бала, ул - иң өлкәне) тәрбияләнүче 8 яшьлек Рөстәм бәйрәмгә әнисе Айгөл белән килгән, ул да бу көнне өр-яңа портфель иясе булды. 3 нче балалар бакчасы мөдире Миләүшә Адиятуллина бүләк иткән портфель Рөстәмгә бик ошады.

Бу көнне иганәчеләр әзерләгән мәктәп кирәк-ярагын Валерия Льдокова, Альберт Галиев, Степан Матвеев, Алексей Ермаков һәм Айдар Галәветдинов та алды. Ә менә "Чулпан" иминият компаниясе директоры Юлия Петрова Валерия Льдокова белән Альберт Галиевны ун мең сумга иминиятләштерергә сүз бирде.

"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында барлыгы 300гә якын мәктәп укучысына ярдәм итү планлаштырыла. Беренче класска баручы күп балалы һәм мохтаҗ гаиләдә тәбрияләнүче балалардан тыш, 2 нче сыйныфтан 11 нче сыйныфка кадәр укучы малайлар һәм кызлар да акция кысаларында ярдәм алырга мөмкин. Шулай ук акциядә биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр дә катнаша. Тик бер шарт белән - балаларның барысы да мәктәп яшендә булырга тиеш.

Быел Алабуга районында мәктәпкә 8238 укучы бара, 957 беренче сыйныф укучысы мәктәп бусагасын беренче мәртәбә атлап керә. Бу санның артуы аеруча куанычлы, чөнки узган елда беренчеләр 862 бала булган.

Алия СИРАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев