Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада мөмкинлекләре чикле балалар иҗат иткән шигырьләрдән җыентык чыгарачаклар

Алабугада шигырьләр җыентыгы дөнья күрәчәк. Аның авторлары мөмкинлекләре чикле булган балалар булачак.

Иҗади кичәләр вакытында иң яхшы шигырьләр сайлап алыначак һәм "Мәрхәмәтлелек планетасы"ның икенче иҗат альманахында басылып чыгачак.
Мөмкинлекләре чикле балалар язган шигырьләрнең беренче җыентыгы 2012 елда дөнья күрде. Икенче җыентык быел нәшер ителәчәк. Бу район башлыгының 70 мең сум күләмендә откан гранты нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Әлеге проект инвалид балаларга иҗатта үзләрен күрсәтү һәм ачу мөмкинлеге бирә.
«Безнең альманахта фәкать шигырьләр генә булмаячак, ә бәлки башка сәнгать үрнәкләре дә урын алачак. Бу альманах балаларга бик тә кирәк. Ул мөмкинлекләре чикләнгән башка балалар өчен өлге булып торачак",- дип искәреп үтте инвалид балалар һәм яшьләрнең "Мәрхәмәтлелек планетасы" төбәк җәмәгать оешмасының рәис урынбасары Юлия Климченко.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев