Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Мобиль кабул итү» узды

Татарстанда «Бердәм Россия» сәяси партиясе халыкны мобиль кабул итү эшен башлап җибәрде. 

Төбәк җәмәгать кабул итү белгечләре алты экипажны җитәкли, халык үз теләкләрен партиягә җиткерә алсын һәм мөһим сораулар ачыклансын өчен, алар бөтен республиканы йөреп чыгачак. Алабугада беренче мобиль кабул итү үткән ял көннәрендә узды.

Битараф булмаган гражданнар халык программасына үз тәкъдимнәрен кертте, кемнәрдер үзләрен борчыган сорауларын бирде, шулай ук республика һәм район җитәкчелегенә тормыш һәм хезмәт эшчәнлеге өчен яхшы шартлар тудырганнары өчен рәхмәт белдерде. Мобиль кабул итүдә РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат Геннадий Глушков, Алабуга район Советы депутаты Светлана Соколова һәм шәһәр Советы депутаты Александр Деготьков катнашты.

Быел кабул итүләр барлык куркынычсызлык чараларын саклап үткәрелә. Машиналар шәхси саклану чаралары һәм антисептиклар белән тәэмин ителгән.

Халыкның әһәмиятле һәм мөһим теләкләре, башлангычлары Татарстан Республикасының иҗтимагый-икътисади программаларына нигез булырга мөмкин. Җыелган тәкъдимнәр «Минем депутат» онлайн-системасында теркәлеп, алга таба республика һәм муниципаль дәрәҗәдә эшкәртеләчәк. 
Алабугада киләсе мобиль кабул итү 26 августта булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев