Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада "Мәрхәмәтле эшләр марафоны" узды

Чара традицион төстә декабрь башында уздырыла торган инвалидлар ункөнлегенең тәмамлануын белдереп үтте. Ул алты сәгать буена барган хәйрия акциясеннән гыйбарәт иде. Аның барышы дәвамында теләге булган һәркем инвалидлар өчен акча күчерә алды.

Алабуга районының сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен средство җыю иртәнге 9.00дан башлап 15.00 сәгатькә кадәр барды. Ул "Алабуга яңалыклар хезмәте" каналында туры эфирда күрсәтелде. Барлыгы 348 450 сум акча җыелды. Средство оешмалардан да, шәхси затлардан да керде. Мәсәлән, Алабуга муниципаль районы укытучылары 50 мең сумнан артык акча җыеп бирә алды.
Мәдәният сарае фойесында шәһәрдәге социаль учреждениеләр һәм иҗтимагый оешмаларның (Алабуганың I, II төрдәге махсуслаштырылган интернат-мәктәбе, "Алабуга УкупрПласт" ҖЧҖ, ТР СЗ МТЗ картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорт, "Алабуга психоневрология интернаты" АУСО, "Мәрхәмәтлелек планетасы" РООМ һәм ДИ, "Астра" тернәкләндерү үзәге, 13нче һәм 26нчы санлы балалар бакчалары) декоратив-кулланма иҗат әйберләреннән күргәзмә һәм күргәзмә-сату җәелдерелде. Залда шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен эш урыннары вакансиясе ярминкәсе эшләп торды. Ул халыкны шөгыльле итү үзәге тарафыннан оештырылган иде. Ә "Ышаныч" үзәге мастер-класслар уздырды. Биредә фойеда ук акча җыю өчен куб куелган иде.
14.00тән 15.00 сәгатькә кадәр "Мәрхәмәтлелек планетасы"на йөрүче мөмкинлекләре чикле балалар иҗатының VI Муниципаль фестивале лауреатлары концерты, шулай ук социаль учреждениеләр тарафыннан тәкъдим ителгән ДПИ әйберләренә аукцион оештырылды.
Марафон ахырында "Мәрхәмәтлелек планетасы"ның физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр иҗатының VI Муниципаль фестивале гала-концерты узды. Чара программасы үз эченә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионованың видеокотлавын да алган иде, аның барышында ашыгыч медицина ярдәменә мохтаҗ балалар турында видеосюжетлар да күрсәтелде.
Утыздан артык катнашучы залда җыелучыларга чыгышларның зур программасын күрсәттеләр, алар арасында республиканың төрле конкурсларында призерлар һәм лауреатлар булганнар иде. Кунаклар алдында Алабуга инвалидлар җәмгыяте әгъзалары, «Мәрхәмәтлелек планетасы»ннан килүчеләр, чукрак-телсезләр мәктәбе вәкилләре чыгыш ясады. Биюләр, җырлар, шигырьләр - болар барысы да монда җыелганннарның йөрәкләренә үтеп керде һәм үз эзен салып үтте. Бәйрәмгә килүчеләрнең күбесе, нигездә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр иде. Хәйрия концертында катнашучы һәркем Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк алды.
Концерт барышында инвалид балаларга сертификатлар тапшыру да оештырылды. "АлАЗ" ҖБ" ААҖ генераль директоры урынбасары Сирень Сабуров - 27 300 сумлык, ә «Прикамнефть» идарәсе бүлек җитәкчесе Нәфис Шакиров 20 000 сумлык сертификат тапшырды. «Татнефть Алабуга Стекловолокно» ҖЧҖ директоры Ильвир Саттаров 15 000 сумлык сертификат бирде.
Ә Алабуга муниципаль районы башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина инвалид балаларга (Әмир Валиәхмәдовка һәм Арина Петровага) бүләкләр әзерләп килгән һәм ул аларны тапшырып үтте. Зөлфия Сөнгатуллина ел хәйриячеләрен дә буш калдырмады: алар да тиешле бүләкләрен алды.
"Мәрхәмәтлелек планетасы" иҗат коллективының "Әгәр һәр кеше йөрәге белән елмайса" дип аталган финал җыры концертның йомгаклау аккорды булды. Аңа концертта катнашучыларның барчасы да кушылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев