Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада наркотикларга каршы комиссия утырышы узды

Ул район башлыгы Рөстәм Нуриев рәислегендә узды.

Алабуга районында наркотикларга бәйле 109 кеше исәптә тора. Наркотик кулланучыларның күбесе — 30 яшьтән алып 49 яшькә кадәр кешеләр. Мондый мәгълүматлар наркотикларга каршы комиссия утырышында яңгырады. Ул район башлыгы Рөстәм Нуриев рәислегендә узды.

2021 елда 12 грамм наркотик матдә тартып алынган. Нигездә, хәзер химик составлы наркотик кулланалар.

Район башлыгы комиссия әгъзаларының игътибарын наркотик кулланучыларны иртәрәк ачыклау һәм профилактика эшләренең кирәклегенә юнәлтте.

Ел ахырына кадәр Алабуга мәктәпләренең өлкән сыйныфларында тест үткәрү планлаштырыла, ә сыйныф җитәкчеләренә үз укучыларына игътибарлырак булырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев