Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Наркотикларга каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды

Бүгенге көндә шәһәрдә наркоманлыкка бәйле 109 кеше, наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр куллану буенча 192 кеше исәптә тора.

Докладлар белән ЭЭМ вәкиле, Үзәк район хастаханәсенең табиб-наркологы Марина Пляшкова чыгыш ясады, шулай ук үз оешмаларында профилактик эшләр турында мәдәният һәм сәнгать көллияте, политехника көллияте һәм медицина училищесы хезмәткәрләре сөйләде.

Марина Пляшкова әйтүенчә, шәһәрдә һәм районда наркология кабинетында исәптә торучы кешеләр белән җитди эш алып барыла. Ул пациентларның наркотиклар кулланудан тыелып тору, социумда булу, эшләү һәм рәсми хезмәт хакы алу мөмкинлегенә юнәлдерелгән.

Бүген наркоманлыкка бәйле 109 кеше, наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр куллану буенча 192 кеше исәптә тора. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, берничә ел инде безнең район территориясендә балигъ булмаганнар арасында наркотиклар кулланучылар ачыкланмый. «Бу җитди профилактика эшенең нәтиҗәле бирүен күрсәтә», − ди табиб-нарколог.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев