Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада наркотикларга каршы акциянең икенче этабы башланды

Татарстанда ил күләмендә үткәрелүче "Үлем белән кайда сату итәләр, хәбәр ит!" наркотикларга каршы акциясенең икенче этабы башланды.

Чараның төп максаты булып, наркотикларны җитештерү, куллану, саклау һәм сату фактларын, притон урыннарын ачыклау тора. Бер генә шалтырату да игътибарсыз калмачак, җентекләп тикшереләчәк. Шалтыратучыларның үзләренең куркынычсызлыгы өчен борчылырга кирәкми, хәбәрләрне аноним рәвештә дә калдырырга мөмкин.

Идарәнең "ышаныч телефоны"на шалтыратулар көн саен кабул ителә. Халык наркотикларның законсыз әйләнеше турында актив хәбәр итеп тора. Моннан тыш, наркологик ярдәм күрсәтү һәм наркоманияне профилактикалау буенча сораулар еш бирелә. Дәүләт наркоконтроль хезмәткәрләре бер генә мөрәҗәгатьне дә игътибарсыз калдырмый. Акциядә катнашкан министрлык һәм ведомство белгечләре тарафыннан 314 хәбәр кабул ителгән. Шуларның 151е консультатив характерда (Кама арты зонасы шәһәрләрендә яшәүчеләр дәвалау һәм реабилитация ысуллары белән аеруча күп кызыксынды). 60 хәбәр наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле. Наркотиклар белән бәйле җинаятьләр турында мәгълүмат Казан, Чаллы һәм Түбән Кама халкыннан аеруча күп алынды. Акциянең икенче этабы барышында ике атна дәвамында сораулар һәм мәгълүмат (843) 273-43-45 номеры буенча көн саен тәүлек әйләнәсендә кабул ителә.

Моннан тыш, телефон буенча профессиональ психолог, табиб-нарколог, наркоманияне профилактикалау өлкәсендә эшләүче министрлык һәм ведомство, коммерциячел булмаган оешма һәм дини конфессия белгечләре белән киңәшергә була. Мәгълүматны Татарстан Республикасының Дәүләт наркоконтроль идарәсенең http://ufskn.tatar.ru интернет-кабул итү бүлмәсендә калдырырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев