Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Нечкәбил» республика бәйгесенең зона сайлап алу туры узды

Конкурс ТР Президенты ярдәме белән үткәрелә.

Кичә шәһәр Мәдәният сараенда XVI «Нечкәбил-2021» республика күләмендәге ана матурлыгы һәм гаилә конкурсы узды. Анда барлыгы 9 районнан гүзәл затлар катнашты. Катнашучылар Тукай, Сарман, Ютазы, Актаныш, Минзәлә һәм башка районнардан килгәннәр иде.

Безнең район данын өч бала әнисе, «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызларының Алабугадагы иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Эльмира Әхмәтҗанова яклады.


Зур тамаша залында катнашучылар үз гаиләләре турында видеороликлар тәкъдим иттеләр, алга таба аларга бүләкләр тапшырдылар. Шулай ук катнашучылар "түгәрәк өстәл"дә катнашты. Анда алар жюрига үзләренең искиткеч гаиләләре, гаилә традицияләре турында сөйләделәр.
«Нечкәбил» конкурсы — кешеләрнең гаилә җылысы, буыннар чылбыры аша, мәрхәмәтлелек, мәхәббәт, Туган илне, Туган җирне ярату аша рухи берләшүе ул. Бәйге Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән һәм «Нык гаилә» федераль партия проекты кысаларында уза. Конкурс гаилә кыйммәтләрен ныгытуны, аның җәмгыятьтә тоткан югары ролен аңлатуны максат итеп куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев