Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада нефтьчеләр өчен чит ил товарларын алмаштыручы җиһаз чыгара башладылар

«Татнефть» ПАҖ «АлАЗ ҖБ»ннән авыш скважиналарны (АПРС-40Н) ремонтлау өчен тугыз күтәртү агрегаты сатып алды.

Алар артык нык ябышучан һәм үзле нефть ятмаларын (табигый битум) чыгаруда моңа кадәр Төньяк Америкада эшләнгән җиһазларга альтернатива булды.

Чит ил агрегатлары белән чагыштырганда бездә чыгарылганның бәясе дә түбәнрәк. Монда отыш әле менә тагын нәрсәдән гыйбарәт: аларны кую сроклары да бер ел ярымнан бер айга кадәр кыскарды, ремонт та сизелерлек җайлашты һәм арзанайды, дип хәбәр итә «Татнефть»нең корпоратив газетасы.

Нәтиҗәдә һәр Алабуга агрегатын сатып алудан килеп чыккан файда нефть компаниясе өчен 150 миллион сум белән исәпләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев