Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Нәүрүз бәйрәме үтте

20 мартта Алабугада шәһәр мәдәният сарае каршындагы мәйданда бәйрәм чарасы - Нәүрүз үткәрелде.

Бәйрәмгә килгән барлык кунаклар өчен махсус фольклор-театрлаштырылган тамаша күрсәтелде: болар - милли уеннар, концерт, азәрбайҗан һәм таҗик халкы әзерләгән пылаулар, әлбәттә инде, татар халкының бәйрәм хөрмәтенә пешерелгән традицион "Карга боткасы".

Татарстан халыклары ассамблеясенең АМРдагы һәм Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясенең Алабуга каласындагы вәкиллекләре бу бәйрәмдә бик теләп катнашты. Азәрбайҗан һәм таҗикларның милли-мәдәни берләшмәсе вәкилләре алабугалыларны көнчыгыш халыклары пылаулары белән сыйлады. КФУның Алабуга институты студентлары җыелган халыкны таҗик һәм төрекмән биюләре белән кабызып җибәрде, ә Камилә Талыйбова үзенең нәфис азәрбайҗан биюе белән таң калдырды. Әлбәттә инде, Дени Абрамошвили җитәкчелегендә «Кавказ» ансамбленең тау егетләре биюеннән башка да булмады, алар да бүгенге бәйрәмгә ямь өстенә ямь өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев