Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Өлкәннәр ункөнлегенә багышланган чаралар

1-10 октябрь көннәрендә Алабугада Өлкәннәр ункөнлеге узачак.

1 октябрь, сәгать 13.00 — «Еллар аша, аралар аша» дип исемләнгән бәйрәм чарасы (шәһәр Мәдәният йорты);
1 октябрь, сәгать 14.00 — «Ах, бу вальс ...» ял кичәсе (шәһәр Мәдәният йорты);
2 октябрь, сәгать 9.00 — пенсия алды һәм пенсия яшендәге гражданнар өчен вакансияләр ярминкәсе (Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге);
2 октябрь, cәгать 10.00 — Өлкән буын кешеләре арасында ГТО фестивале, пенсионерлар арасында скандинавия йөреше буенча «Здоровье легким шагом» ярышлары («Гуляй» паркы);
10 октябрь, сәгать 16.00 — «Кызыл канәфер» белән җырлар" пенсионерларның очрашу кичәсе (шәһәр Мәдәният йорты);
1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр — кинофильмнарны бушлай карау («Иллюзион» кинотеатры);
1, 8, 22, 29 октябрь көннәрендә сәгать 10.00дән 12.00гә кадәр — «NEW форматындагы пенсионер» компьютер грамоталылыгы буенча курс (Үзәк китапханә);
1 октябрьдән 5 октябрьгә кадәр — өлкән яшьтәге кешеләргә (10нан артык кешедән торган төркемнәргә) спорт объектларына бару өчен ташлама;
1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр — тиешле документ күрсәтелгән очракта, шәһәр музейларына бушлай керү (дүшәмбе — ял).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев