Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада ОРВИ билгеләре булган авыруларны кабул итүнең яңа схемасы

Кискен респиратор вируслы инфекция билгеләре булган алабугалыларны 18 ноябрьдән элеккеге бала тудыру йорты бинасында кабул итәләр. Моның өчен ОРВИ белән авыручыларны кабул итү буенча аерым үзәк булдырылды, ул бинаның беренче катында урнашкан.

Авыруларны 4 гомуми практика табибы һәм 2 фельдшер карый. Алар иртәнге сәгать 8дән эшли башлый. Үзәктә бөтен кирәкле тикшеренүләр үткәрәләр, алар арасында коронавируска анализ, электрокардиограмма ясыйлар, дәвалау билгеләнә, эшкә вакытлыча яраксызлык кәгазьләре ачалар. Хәзер зур чиратларны булдырмас өчен пациентларны кабул итүнең яңа схемасы эшләнгән.
− Һәр пациентка кабул итү вакытын билгелиләр, әмма кайберәүләр иртәрәк килергә хәл итәләр, шуның аркасында зур чиратлар барлыкка килә. Нигездә, бу икенче тапкыр кабул итүгә килүчеләр. Беренчел пациентларны күбесенчә өйдә карыйлар, — ди Үзәк район хастаханәсенең табиб-эпидемиологы Азат Гайсин һәм алабугалылардан эшләнгән схеманы мөмкин кадәр төгәл үтәүләрен сорый.
Ул билгеләп үткәнчә, алабугалыларның мөрәҗәгатьләре саны атна саен 30-40 процентка арта, шуңа күрә гади профилактика чараларын үтәргә кирәк: кулларны юу, битлекләр кию һәм социаль дистанцияне үтәү, чөнки кискен респиратор вируслы инфекция белән генә түгел, ә коронавирус йогышы белән авыру куркынычы бар, ә аның белән бәйле вәзгыять шактый җитди булып кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев