Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Осталар ярминкәсе» көн саен эшләячәк

Ярминкә бу шимбәдә, 17 апрельдә, Ленин мәйданында эшли башлый.

Сәүдә бүлегендә хәбәр итүләренчә, биредә кул эшләнмәләре тәкъдим ителәчәк. Ярминкәдә шәһәрнең социаль учреждениеләре үз товарларын тәкъдим итә. Алар арасында Алабуга балалар йорты, психоневрология интернаты, өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты, мәдәният һәм сәнгать көллияте бар. 

Ярминкәдә «Хезмәт сөю йорты», «Бәхет йорты», «Зирәклек йорты», «Тәм-томнар йорты», «Сувенирлар йорты» кебек мәйданчыклар эшләр дип көтелә. Алар барлыгы 8 булачак. 

Ярминкә бу шимбәдә, 17 апрельдә, Ленин мәйданында эшли башларга тиеш. Ул дүшәмбедән кала көн саен узачак. Кул эшләнмәләрен 10.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр сатып алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев