Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада пандемия башланганнан бирле 74 кеше авырган

Алабугада коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау буенча штаб утырышы узды.

Алабугада коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау буенча штаб утырышы узды.
Коронавирус инфекциясе тарала башлаганнан бирле Алабуга районында референт-үзәк тарафыннан 74 очрак расланган, 7 үлем очрагы теркәлгән. Роспотребнадзорның территориаль бүлегендә хәбәр итүләренчә, соңгы 3 атнада бездә авыруның бер генә очрагы да теркәлмәгән. «Әмма бу тынычланырга сәбәп түгел», — дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Ягудина.
Хәзерге вакытта ковид госпиталендә 69 кеше дәвалана. Исегезгә төшерәбез, биредә Алабуга, Мамадыш, Әгерҗе, Менделеевск һәм республиканың башка районнарында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтелә. Госпиталь эшли башлаганнан бирле 862 кеше хастаханәгә салынган.
Соңгы вакытта алабугалылар арасында куркынычсызлык чараларына карата ваемсызлык күзәтелә. Исегезгә төшерәбез, сәүдә үзәкләрендә һәм җәмәгать транспортында битлек кияргә кирәк. Предприятиеләрдә, уку йортларында термометрия уздыруны дәвам итү мөһим. Куркынычсызлык чараларын үтәү Роспотребнадзор тарафыннан да тикшерелә, белгечләрләр Алабуга районында ике объектның эшчәнлеген туктаткан инде, шулай ук полиция тарафыннан да рейлар уздырыла.
Утырышта катнашкан предприятие вәкилләре, шул исәптән зум режимында да, коллективларны инфекциядән саклау өчен күрелә торган чаралар турында сөйләделәр. Исегезгә төшерәбез, санитар таләпләрне бозган очракта аларны штраф көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев