Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада парк һәм скверларда вандаллык очраклары ешайды

Соңгы елларда шәһәребез сизелерлек үзгәрде. Шулай да алабугалылар тирә-юньдәге матурлыкның кадерен белмиләр.

Шәһәрдә вандаллык очраклары ешая. «Чебурашка» паркында даими рәвештә су сиптергечләрне ваталар. Сүз уңаеннан, балалар сафтан чыгарган бөркәнчекләрнең берсе 1 мең 300 сум тора. Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсендә әйтүләренчә, аларны көн саен диярлек алмаштырып торырга туры килә. Шуннан чыгып, шәһәргә күпме зыян килүен күз алдына китерүе кыен түгел. Тәрбиясез, кеше хезмәтенең кадерен белмәүче балалар аркасында, көн саен зыян килә. Әлбәттә, беренче чиратта моның өчен җаваплылык аларның ата-аналары өстенә төшә. Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе хезмәткәрләре әйтүенчә, якын арада паркта өстәмә видеокүзәткечләр куелачак, һәм вәхшиләрне җаваплылыкка тартып булачак. 
Моннан тыш, ваемсыз яшүсмерләр техник бүлмәләрнең ишекләрен каера, фонарьларны вата, хәтта мәйданчыктагы җәймә такталар да зыян күргән.


Хөрмәтле ата-аналар! Зинһар, балаларыгыз белән андый гамәлләрне кылу ярамаганлыгы турында сөйләшегез. Хәтта сезнең бала «беркайчан да» андый адымга бармас дип уйласагыз да...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев