Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада пассажир ташучыларның берничә хокук бозу очрагы ачыкланган

Шәһәр һәм район территориясендә даими рәвештә пассажирлар ташу белән шөгыльләнүче эшмәкәрләргә җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмәләр бирелде.

Пассажир ташучыларның берничә хокук бозу очрагы ачыкланган. Алабуга шәһәр прокуратурасы тарафыннан шәһәр территориясендә автомобиль транспортында пассажирлар һәм багаж ташуны оештыру өлкәсендәге законнарның үтәлешен тикшерү үткәрелде. 

Прокурор ярдәмчесе Кристина Тиханова сүзләренә караганда, шәһәр һәм районның муниципаль маршрутлары буенча даими рәвештә пассажирларны йөртү белән тиешле лицензияләре булган дүрт индивидуаль эшкуар шөгыльләнә. 

Шул ук вакытта, тикшерү барышында юл хәрәкәте иминлеге һәм пассажирларны даими йөртүне оештыру өлкәсендәге законнарны бозу очраклары ачыкланган. Мисалга, пассажирлар йөртүчеләр шәһәр башкарма комитеты тарафыннан расланган муниципаль маршрутлар буенча автобуслар хәрәкәте расписаниесен үтәми; транспорт чараларына техник караулар узу вакыты үтәлми; транспорт чараларын йөртүчеләр вакытлы һәм рейс алды медицина тикшерүләрен узу тәртибен бозалар. 

Шәһәр һәм район территориясендә даими рәвештә пассажирлар йөртүне гамәлгә ашыручы индивидуаль эшмәкәрләргә закон таләпләрен бозу фактлары буенча җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмәләр бирелде, алар карап тикшерү стадиясендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев