Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада пенсия алды яшендәгеләрне укытуга предприятиеләрдән 11 гариза кабул ителгән

Укыту мәсьәләләре буенча халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә 7-03-38, 7-58-58 телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

“Демография” милли проектының “Өлкән буын” Федераль проекты кысаларында 2020-2022 елларда Татарстан Республикасында пенсия алды яшендәге хезмәткәрләргә һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем бирү буенча чаралар үткәрелә.

Төп максат булып өлкән яшьтәге гражданнарның мәшгульлеген саклау тора. 2020 елда программа катнашучыларны колачлау ягыннан киңәйтелә. 2019 елда укуларны пенсия алды яшендәге гражданнар гына узса (пенсиягә чыгу өчен билгеләнгән яшь җиткәнчегә биш ел кала), 2020 елдан 50 яшьтән алып гражданнар шундый хокук алды, дип хәбәр итте Алабуга шәһәренең Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Юлия Демина. 2020 елда пенсия алды категориясенә гомуми нигезләрдә, шулай ук дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр – 1965-1968 елларда туган хатын-кызлар һәм 1960-1963 елларда туган ир-атлар керә. Программа күрсәтелгән категория гражданнарын РФ һәм ТР бюджеты акчалары хисабына укытуны күздә тота. Укыту мәсьәләләре буенча халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә 7-03-38, 7-58-58 телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

“Эш бирүчеләрнең һәм гражданнарның Мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итәргә вакыты бар әле. Без предприятиеләрдән 11 гариза (91 кешегә) кабул иттек инде, шуларның 1се субсидия һәм 62се гражданнардан. Хезмәткәрләр үзләре дә актив булып чыкты, эш бирүчеләрдән гаризалар (субсидия рәвешендә) бик аз”, – дип билгеләп үтте Юлия Демина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев