Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада полиция хезмәткәрләре тарафыннан шәһәрлеләрнең кибетләрдә битлек кию-кимәүләрен тикшерелде

Барлыгы бер көн эчендә административ хокук бозу турында 5тән артык беркетмә төзелде.

Алабуга Эчке эшләр бүлеге полиция хезмәткәрләре шәһәр кибетләрендә махсус рейд үткәрде, аның барышында алабугалыларның җәмәгать урыннарында битлек кию-кимәүләре тикшерелде.

Исегезгә төшерәбез, ТР Министрлар Кабинеты карары буенча 20 апрельдән татарстанлылар җәмәгать транспортында һәм кибетләрдә бер тапкыр кулланыла торган битлекләр йә респираторлар кияргә тиеш.

Хәзер республика халкына рәсми рәвештә кибетләрдә, җәмәгать транспортында һәм башка нинди дә булса хезмәт күрсәтү объектларында шәхси саклану чараларыннан башка күренү тыела.

Тикшерү барышында күренгәнчә, шәһәребезнең кайбер кешеләре үзләренең һәм башкаларның сәламәтлеген кайгыртмый, эре гипермаркетларга кергәндә дә саклану чараларыннан кулланмый, ә кайберәүләр полиция хезмәткәрләре кисәтүеннән соң гына битлекләрне кесәләреннән алып киде.

Барлыгы бер көн эчендә административ хокук бозу турында 5тән артык беркетмә төзелде. Хокук бозучыларның күбесе илдәге эпидемиологик вәзгыятькә һәм ТР Министрлар Кабинеты күрсәтмәсенә җитди карамаган.

Исегезгә төшерәбез, зарарлануның төп юлы – һава-тамчы юлы, шуңа күрә саклагыч битлекләр кию бик мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев