Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада полиция хезмәткәрләре үзизоляция режимын үтәүне тикшерә

Рейд уздыру вакытында барысы 200дән артык транспорт чарасы тикшерелде һәм 4 хокук бозу очрагы ачыкланды.

Алабугада Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлеге җитәкчесе, полиция полковнигы Юрий Пономарев, ЮХИДИ һәм полиция хезмәткәрләре катнашында үз-үзеңне изоляцияләү режимының үтәлеше тикшерелде.

Тоталь тикшерү кичә сәгать 16.00дан сәгать18.00гә кадәр вакыт аралыгында Алабуга шәһәренә керү юлында үтте.

Рейд барышында хокук саклау органнары хезмәткәрләре үзизоляция кагыйдәләрен сакламаучыларны ачыклады һәм алар белән профилактик әңгәмә уздырды.

Рейд уздыру вакытында барысы 200дән артык транспорт чарасы тикшерелде һәм 4 хокук бозу очрагы ачыкланды. Нәтиҗәдә РФ Административ хокук бозу турындагы Кодексның 20.6.1нче маддәсе 1нче часте буенча (халыкның санитария-эпидемиология иминлеген тәэмин итү өлкәсендә закон бозу) 2 беркетмә төзелде һәм тиешле үрнәктә булмаган 2 белешмә алынды. Моннан тыш, ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары ачылды.

Шулай ук рейдлар барышында хокук саклау органнары хезмәткәрләре күңел ачу биналары, беренче ихтыяҗ исемлегенә кермәүче товарлар сатучы кибетләр һәм кешеләр күпләп ял итәргә килүче башка үзәкләр эшчәнлеген вакытлыча туктатып тору таләбенең ничек үтәлүен дә тикшерде. Мондый биналар хуҗалары һәм җитәкчеләр белән вакытлыча чикләүне бозуга юл куймау турында аңлату эшләре алып барыла.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре җәмәгать урыннарында үзизоляция режимын сакламаучы гражданнар белән аңлату эшләре үткәрә. Әлеге очракта өлкән кешеләргә аерата зур игътибар бирелә.

Халыкның санитария-эпидемиология иминлеген тәэмин итү өлешендә административ законнарны бозган өчен, РФ Административ хокук бозулар турындагы Кодексның 20.6.1нче маддәсе буенча 526 административ материал төзелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев