Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада причал, ишегалды һәм яңартылган мәдәният йорты ачылды

Алабугада эш атнасы зур вакыйгалардан башланды: Бехтерево авылында Мәдәният йорты, шәһәребездә пассажирлар причалы һәм капиталь ремонттан соң ишегалды ачылды.

Дүшәмбе көнне безнең шәһәрдә рәсми визит белән ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов булды. Ул Рөстәм Нуриев белән бергә Бехтерево авылында мәдәният йортын, шәһәрдә пассажирлар причалын ачу тантанасында катнашты, шулай ук капиталь төзекләндерелгән ишегалларының берсен карап үтте.
Министр визиты Нефтьчеләр проспекты, 23 адресы буенча урнашкан ишегалдын караудан башланды, ул, Алабуганың башка 34 ишегалды кебек үк, «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында төзекләндерелде. Фәрит Хәнифов төзүчеләрнең эшен бәяләде һәм халык белән аралашты. Ул төзелеш-монтаж эшләренең ничек баруы, яшәүчеләрнең төзүчеләр эшеннән канәгатьме-юкмы икәнлеге белән кызыксынды.


— Мин барысыннан да канәгать. Фасад бик матур эшләнгән. Фатирларда да җылы булыр дип өметләнәбез. Иске агачлар киселде, киләчәктә яңалары утыртылачак. Ишегалды яктырып киткәндәй булды. Машина кую урыннарын киңәйттеләр, менә дигән балалар мәйданчыгы барлыкка килде. Тик подъезд янында бер генә түгел, ә, элеккеге кебек үк, ике эскәмия булуын теләр идем. Язын өй каршында чәчәкләр утыртырга ниятлибез, һәм безнең ишегалды тагын да матуррак булачак, — ди Нефтьчеләр проспектындагы 21нче йортта яшәүче Тәскирә Әхмәтова.
— Төзүчеләр бик тыныч кына, беркемгә дә уңайсызлыклар тудырмыйча эшләде. Иртәнге сәгать 6дан кичке 10га кадәр монда булдылар, — дип сөйли күрше ишегалдында яшәүче Валентина Нурмөхәммәтова, ул торган йорт шулай ук «Безнең ишегалды» программасы буенча ремонтланган.
«Жилкомфортсервис» ИК ҖЧҖ директоры Римма Хабибрахманова сүзләренә караганда, әлеге ишегалларындагы йортлар әзерлек паспортларын алган һәм җылыту сезонына тулысынча әзер.
Аннары кунаклар шәһәр пассажирлар причалына юнәлде. Быелдан башлап монда туристлар теплоходлары туктый ала. Объект «Конт» Петербург компаниясе хисабына Кама елгасында төзелгән өч дәрәҗәле пассажир причалыннан гыйбарәт. Белгечләр билгеләп үткәнчә, причал теләсә нинди һава торышында да теплоходларны кабул итә алачак.


Быел биредә шулай ук причалдан яр буен ныгытуның беренче линиясенә кадәр җәяүлеләр юлы төзелде. Ачылу тантанасында билгеләп үтелгәнчә, бу Алабуга өчен күптән көтелгән объект һәм 30 ел эчендә беренче тапкыр пассажир суднолары хәзер Алабуга шәһәрлеге районындагы тарихи урын янына килеп туктый ала. Элек алар Түбән Камада туктала иде. Берничә ел элек дебаркадер барлыкка килде, һәм шул вакыттан Алабугага килүче теплоходлар саны да артты.
Причалны ачу тантанасында Фәрит Хәнифов шәһәрнең инде күп еллар мондый причалга мохтаҗ булуын ассызыклады, ул проектка һәм төзүчеләргә ярдәм иткән инвесторларга, шәһәр һәм музей-ядкарьлек җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. 
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, республика казнасыннан барлык эшләргә 8 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Министр сәфәренең соңгы ноктасы Бехтерево авылы булды. Биредә «Авыл клублары» республика программасы буенча үткәрелгән капиталь ремонттан соң тантаналы рәвештә авыл мәдәният йорты ачылды.

Ачылу тантанасында төзүчеләргә һәм подрядчы оешмаларга Рәхмәт хатлары, шулай ук район җитәкчелеге исеменнән 100 мең сумлык сертификат авыл мәдәният йорты директоры Диана Агаевага тапшырылды. 
— Клуб бик иске иде, ул инде 1969 елда төзелгән. Түбәдән су үтә, түшәмнәр, идәннәр ярымҗимерек хәлдә, бинада бәдрәф тә, кулларны юу өчен раковиналар да юк иде. Ремонтны озак көттек. Һәм менә, быел март аенда ул, ниһаять, башланды. Беренче эш итеп түбәне алмаштырдык, түшәмнәрне, чыбыкларны, розеткаларны һәм сүндергечләрне, шулай ук идәннәрне яңаларына алыштырдык, бинада бәдрәф барлыкка килде. Безгә бик күп балалар һәм өлкән яшьтәге кешеләр түгәрәкләргә йөри, шуңа күрә бәдрәф һәм су булуы бик тә кирәк иде, — ди Диана Агаева.
Сүз уңаеннан, бүләк сертификатын ноутбук, принтер, проектор һәм экран сатып алуга тотарга җыеналар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, клубта 8 мең данәдән артык китап фонды булган китапханә дә урнашкан. Биредә җирле бюджет хисабына интерьер тулысынча яңартылган — идәннәрне, ишекләрне алыштырганнар, диварларны буяганнар.
Капиталь төзекләндерү барышында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уңайлы мохит булдыру таләпләре дә исәпкә алынган.
Ачылу көнендә яңартылган клуб сәхнәсендә иҗат коллективлары катнашында бәйрәм концерты узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев