Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Пригородная урамы буенча югары вольтлы линияне күчерү буенча эшләр тәмамланып килә

Бу эшләр алабугалы Михаил Зайцевның район башлыгы Рөстәм Нуриевка мөрәҗәгатеннән соң башланды.

Алабугалы Михаил Зайцев үз кишәрлеге өстеннән үтә торган 10 кВ көчәнешле чыбыкны күчерү мәсьәләсен 20 елдан артык чишәргә маташты. Бу атнада, ниһаять, очына чыкканнар. 

− 1997 елда безгә кишәрлек бирделәр. Шунда ук игътибар иттем, аның өстеннән югарывольтлы чыбык уза, ләкин миңа аны «вакытлыча» дип аңлаттылар. Аңа безнең 30 гектарга якын кишәрлек эләгә, − дип сөйли башлады Михаил Зайцев.

Әйтүенчә, йортларны төзегәннәр, чыбык шулай кала биргән. Җаваплы инстанцияләргә мөрәҗәгать итүнең файдасы булмаган. Соңгы өметләре район башлыгында булган, һәм Михаил Семен улы кабул итүгә барган. Эшне Төзелеш һәм ТКХ депатаментына йөкләгәннәр.

− Кабельне чокырга салдылар инде, чыбыкны аерып, очлары һәм тоташтыру муфталары күчерелгән. Хәзер иске чыбыкны алып, күчерү буенча эшләр тәмамланып килә. Челтәр компаниясенә, «Барс» подряд оешмасына бердәм эшләүләре өчен рәхмәт, − Төзелеш һәм ТКХ депатаменты директоры Андрей Томилин.

Михаил Зайцев үз чиратында Рөстәм Нуриевка рәхмәтен белдерде:
− Рөстәм Мидхәт улы мине игътибар белән тыңлады. Проблемабыз хәл ителде, моның өчен аңа зур рәхмәт. Ул хәлебезгә кереп, мәсьәләне аңлый ала торган, лаеклы җитәкче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев