Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада район җитәкчесе халыкны шәхси сораулар буенча кабул итте

Салкын, күгәрек, түбәдән су үтеп керү – бу атнада район җитәкчесе Рөстәм Нуриевның халыкны шәхси сораулар буенча кабул итүенә алабугалылар әнә шундый проблемалар белән килде.

Кабул итүгә килүчеләр арасында Матросов урамындагы 7нче йортта яшәүчеләр дә бар иде, алар йортларының торышыннан канәгать түгел.

– Фатирларыбызда бик салкын. Без үз көчебез белән подъездны бераз ремонтладык инде, керү ишекләрен алыштырдык, домофон урнаштырдык. План буенча безнең йортта ремонт эшләре бары тик 2023 елда гына узарга тиеш, диде алар һәм бу эшләрне үткәрүдә алданрак ярдәм итүне сорады. Рөстәм Нуриев агымдагы ремонт кысаларында мөмкин булган барлык эшләрне башкарырга кушты. Ә фасадны җылытуга килгәндә, ул 2022 елда булачак.

Капиталь төзекләндерү вакытын күчерү үтенече белән Пролетар урамындагы 18нче йортта яшәүчеләр дә килгән иде.

Алар әйтүенчә, 2022 елда әлеге йортка бары тик өч позиция буенча гына ремонт ясалачак.

Киләсе елда безнең йортка 40 яшь тула. Аның төзелеше озакка сузылган, ул 11 ел буе төзелә һәм инде тапшырганда ук авария хәлендә була. Хәзерге вакытта стеналар ярыла, кирпечләр коела, – дип зарлана яшәүчеләр.

Кабул итү вакытында аңлатуларынча, капиталь ремонт вакытын башка йортлардан узып күчерү мөмкин түгел. Әмма уңай моментлар да бар: киләсе елда йорт яны территориясен төзекләндерү көтелә, нәтиҗәдә балалар мәйданчыгы ремонтланачак, машина кую урыннары, тротуарлар төзекләндереләчәк һәм яктырту җайга салыначак. Барлык эшләр өчен 5 миллион сум акча бүлеп биреләчәк.

Морт авылында яшәүче Гөлнара Хуҗина “Хуҗин” крестьян-фермер хуҗалыгының фермасын коймалауда ярдәм сорап килгән. Район җитәкчесе хатын-кызга республика ягыннан ярдәм итү мөмкинлекләрен өйрәнергә һәм республика программаларында катнашу өчен гариза бирергә тәкъдим итте. Бу эштә Алабуга районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе дә ярдәм күрсәтәчәк.

Моннан тыш, юлларны ремонтлау һәм төзү, торак мәсьәләләрен яхшырту, крестьян-фермер хуҗалыкларына җир участоклары бүлеп бирү мәсьәләләре дә күтәрелде. Барлык яңгыраган проблемалар буенча тиешле структуралар җитәкчеләренә йөкләмәләр бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев