Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада район ветераннар Советының яңа рәисе сайланды

Шәһәр Мәдәният сараенда ветераннар Советының отчет-сайлау конференциясе узды.

Аның составы Надежда Грахова җитәкчелегендә 5 ел эшли. Хәзер Советның яңа рәисе һәм яңартылган президиумы бар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, очрашу нәтиҗәле булды, конференциядә катнашучылар эшкә йомгак ясадылар һәм үзләрен яхшы яктан күрсәткәннәрне бүләкләделәр.

Конференциядә 30 делегатның 27се катнашты, эшне дәвам итү турында Карар кабул ителде. Анда район башлыгы урынбасары Олег Колпаков һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Ягудина катнашты. Конференциянең көн тәртибенә дүрт мәсьәлә куелган иде. Беренче һәм төп мәсьәлә буенча ветераннар Советы рәисе Надежда Грахова чыгыш ясады. Ул Совет тарафыннан 5 ел эчендә башкарылган эшләр турында сөйләде. Бу еллар эчендә күп эш башкарылган, күп кенә бурычлар хәл ителгән, мөһим максатларга ирешелгән. Боларның барысын да Надежда Грахова «Ветераннар Советы елъязмасы. Һәрвакыт әзер» китабына җыйган. Бу тарихны безнең киләчәк буыннар өчен саклап калырга кирәк, дип билгеләп үтте Надежда Александр кызы. Әлеге китапны республика дәрәҗәсендә дә билгеләп үткәннәр,чөнки мондый иҗат җимеше беренче тапкыр чыгарыла. Ветераннарыбызның фидакарь хезмәте сүздә генә хупланмады — Алабуга ветераннар Советына яңа ноутбук бирелде.

− Безнең өчен дә, ветераннарга да вакыт тик тормый, заман белән бергә атларга кирәк, — диде Надежда Грахова.

Алабуга муниципаль районының Ветераннар советында озак еллар намуслы хезмәте өчен Надежда Грахова район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Ветераннар Советы каршында оештырылган лекторлар төркеме эше турында Иван Трофимов сөйләде. Сүз уңаеннан, ул 20 ел элек төзелгән һәм ул вакытта республикада шундый бердәнбер булган. Бу вакыт эчендә төркем әгъзалары тарафыннан халкыбызның һәм якташларыбызның бөек батырлыгы турында 600дән артык лекция укылган. Һәр лекция яшьләрдә патриотизм хисен үстерүгә юнәлдерелгән.

Анна Шумилова җыелучыларга авыл җирлекләрендә ветераннар советы эше турында сөйләде.

Ветераннар Советы эше "бишле"гә бәяләнде. Олег Колпаков та бу фикерне хуплады.

− Сез башкарган эш бик мөһим, чөнки республикада ветераннар хәрәкәте лидерлары арасында булу — бик югары бәя. Зур хезмәтегез өчен сезгә баш иябез. Мин сез башкарган эш күләменә, сезнең оештырган чараларның саны һәм төрлелегенә шаккаттым.

Грамота һәм Рәхмәт хатлары тапшырганнан соң, конференциядә катнашучылар Советның яңа рәисен һәм аның президиумын сайлауга күчтеләр. Совет белән җитәкчелек итәргә Геннадий Багановка тәкъдим иттеләр, аның кандидатурасы бертавыштан хупланды.

— Геннадий Петрович — гадел һәм җаваплы кеше, ул район өчен күп эшләр дип уйлыйм, − дип хуплады иптәшен Виктор Кусакин.

Геннадий Баганов, үз чиратында, ышаныч белдерүләре өчен рәхмәт белдерде һәм әгәр дә эш шулай ук җайга салынган юл белән барса, төрле сынауларны җиңәргә була, дип билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев