Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Россия Герое исемендә сквер ачылды

Кичә 3 нче мәктәп янында тантаналы рәвештә Россия Герое Александр Епанешников исемендәге сквер ачылды. Анда Геройның бюсты да урнаштырылды.

Татарстанда игълан ителгән парклар һәм скверлар елында Россия Героеның туган мәктәбендә сквер ачылу һәм бюст куелу - яхшы һәм изге гамәл. Тантанада район башлыгы Геннадий Емельянов һәм аның урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина, райбашкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова, геройның тол хатыны Нелли Епанешникова, суворов училищесы курсантлары, балалар, танылган очучының дуслары һәм танышлары катнашты.

- 1975 елда очучылар әзерли торган югары хәрби училищены тәмамлаганнан соң, Александр Епанешников тормышын мәңгелеккә күк белән бәйли. Беренче класслы очучы, майор Епанешниковның дүрт мең очу сәгате булган. Язмыш кушуы буенча, очышларның берсе фаҗига белән тәмамлана. Командиры безнең якташыбыз булган экипаж гади халык гомерен саклап калу хакына һәлак була. Алабуга урамнарының берсе, ул укыган мәктәп Александр Епанешников исемен йөртә. Геройның исеме шәһәрнең мактаулы китабына кертелде, инде менә скверга да аның исеме бирелде.

- Бу скверның проектын төзегән һәм төзелеш эшләрен башкарган кешеләргә, әлеге фикерне куәтләп чыккан республика Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәтлемен, - диде скверны ачу тантанасында Геннадий Емельянов.

1993 елның 23 августында "Энгельс-Астрахань" маршруты буенча авиация техникасын башка базага күчерү буенча задание үтәгәндә, АН-12 самолетында дүрт двигательнең өчесе сафтан чыга. Экипаж командиры Александр Епанешников самолетны запас аэродромга юнәлтә, тик Волгоградка килеп җитәрәк, соңгы двигатель дә эшләми башлый, самолетның кешеләр күпләп яшәгән район өстенә төшү куркынычы барлыкка килә. Самолетны урманга таба боруга ирешәләр, шартлау вакытында экипаж тулысынча һәлак була. 1994 елның 21 июнендә майор Епанешниковка РФ Герое исеме бирелә, ул "Алтын йолдыз" медале белән бүләкләнә.

1995 елда 3 нче мәктәпкә Россия Герое Александр Епанешников исеме бирелә, биредә аның музее да бар.

- Безнең мәктәп өчен бу истәлекле көн. Без - укытучылар, укучылар - мәктәбебездә укып чыккан Герой исемендә сквер ачылуга һәм бюст куелуга бик шат, район башлыгына рәхмәт белдерәбез, - диде 3 нче мәктәп директоры Ирина Смирнова.

Россия Герое бюстын район башлыгы Геннадий Емельянов һәм геройның тол хатыны Нелли Епанешникова ачты.

- Саша бик сәләтле кеше иде. Ул кешеләрне, тормышны, үз эшен яратып яшәде. Башка кешеләр өчен үз тормышыңны корбан итү - шул мәхәббәтнең иң югары ноктасыдыр. Безнең гаилә памятник һәм скверны булдыруда катнашкан һәркемгә, аеруча Геннадий Емельяновка рәхмәтле, - дип хисләрен белдерде Нелли Епанешникова.

Скверны төзекләндерүгә республика һәм бюджеттан тыш чыганаклардан 2 миллион сум акча бирелде. Бюст өчен җирле казнадан 1,5 миллион сум бүленде.

Олеся СМИРНОВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев