Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Сабантуй гүзәлен сайлаячаклар

Конкурста 16-25 яшьлек кызлар катнаша.

Алабугада «Сабантуй гүзәле-2021» милли конкурсына старт бирелде.
Сайлап алу туры 7 июньдә 15.00 сәгатьтә шәһәр Мәдәният сараенда узачак. Конкурста 16-25 яшьлек кызлар катнаша. Төп таләп — татар телен белү.
Конкурс программасы өч биремнән торачак:
• «Визит карточкасы» 
• «Милли костюмны яклау» 
• «Татар милли ризыгы» 
12 июньдә Сабантуй бәйрәме вакытында конкурс финалистларын бүләкләү булачак. Аларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылачак.
Узган ел пандемия аркасында Сабантуй үткәрелмәде, ә 2019 елда конкурсның абсолют җиңүчесе һәм «Сабантуй — 2019» титулына Энҗе Бәдретдинова лаек дип табылды.

Конкурсның Нигезләмәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев