Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Сабантуй сылуы» бәйгесенең сайлап алу туры үтте

Һәр елны Сабан туе алдыннан иң сөйкемле, иң уңган, иң тапкыр кызлар арасында «Сабантуй сылуы» бәйгесе уза.

Дүшәмбе көнне шәһәр Мәдәният йортының мәрмәр залында әлеге бәйгенең сайлап алу туры үтте. Быел тугыз иң талантлы, чибәр, акыллы татар кызы әлеге чарада катнашырга теләк белдерде. Әлеге бәйгедә татар телен камил белгән, халкыбызның тарихын, йола, гореф-гадәтләрен өйрәнгән, тәрбияле, җыр-биюгә оста булган кыз «Сабантуй сылуы-2021» исеменә лаек дип табылачак.
Бәйгенең беренче өлешендә катнашучылар үзләре белән таныштырды. Икенче этапта милли киемнәрдә сәхнәгә чыгып, үзләренең осталыкларын күрсәтте. Һәр гүзәл жюри әгъзаларын, тамашачыларны үзенең таланты белән таң калдырды. Өченче этапта кызлар пешергән татар милли ризыкларын тәкъдим итте. Гүзәлләрнең кайсы кош телен сайлаган, кайберсе — гөбәдия, кемдер өчпочмак, чәк-чәк пешергән. Кызлар әзерләгән ризыклары турында бик матур итеп сөйләделәр. Әйтик, КФУның Алабуга институты филология һәм тарих факультетының 4 курс студенты Фәридә Әхмәтова үз туган ягы — Әгерҗедә генә яратып пешерелә торган төплекәй ризыгын (Сыер бозаулагач, угыз сөтеннән мичтә пешерелә торган камыр ризыгы. — Авт. иск.) тәкъдим итте. 
— Әлеге бәйге турында шәһәр Мәдәният йортының сайтында күрдем дә, үз көчемне сынап карарга булдым. Мин үзебезнең татар милләте, татар кызы булуым белән чын күңелемнән горурланам! Әзерләнергә шактый вакыт китте, чөнки шигырьләрне мин әлеге конкурска махсус үзем яздым. Катнашучыларның барысы да сәләтле, ныклап әзерләнгәннәр, әмма мин үземнең чыгышымнан канәгать, шуның өчен җиңүгә өметемне өзмим, — дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Фәридә.
"Сабантуй сылуы"нда иң беренче булып Сәйлән Шәйхетдинова чыгыш ясады. Ул шулай ук КФУның Алабуга институты студенты.
— Татар халкының гореф-гадәтләре дәрәҗәсен тагын да ныграк арттырасым, үстерәсем килә. Бәйгегә әзерләнү күп вакытымны алмады. Катнашучылар сәләтле, шуның кадәр күп төрле татар халык ризыклары пешереп алып килгәннәр, моңа мин чын күңелемнән сөендем, — ди ул.
Конкурсант кызларыбызның зәвык белән әзерләнгән чыгышларын карый-карый вакыт үткәне сизелми дә калды. Шәһәр Мәдәният йорты директоры, жюри Елена Морозова катнашучыларга тырышып әзерләнгәннәре өчен зур рәхмәт әйтте.
— Чыннан да, бүген чын бәйрәм — татар гүзәлләре бәйрәме. Бу искиткеч конкурста катнашуыгыз өчен бик рәхмәтлемен. Мин, чыннан да, матурлык, бәхет һәм иҗат атмосферасына чумдым. Кызларның һәрберсе бу конкурска иҗади якын килгән. Сез барыгыз да җиңүчеләр. Сәхнәгә чыгып үз осталыкларыгызны, матурлыгыгызны күрсәттегез, башка кызларга тормышка юллама бирдегез, татар сылуы нинди булырга тиеш, шуның үрнәген күрсәттегез дип саныйм, — диде Елена Олег кызы.
Ә үзләренең чибәрлекләре, осталыклары, кыюлыклары белән тамашачыларны таң калдырган кызларны без тагын бер кат шәһәр Сабан туенда күрә алачакбыз. 2021 елгы Алабуга Сабан туе сылуы кем булыр? Моны без, әлбәттә, 12 июньдә Сабантуй бәйрәмендә беләчәкбез. Ул быел ипподромда узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев