Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада санитар чистарту буенча икеайлык игълан ителде

Ул 15 апрельдән 14 июньгә кадәр үткәрелә.

Шәһәр предприятиеләре, оешмалары һәм уку йортлары үзләренә беркетелгән урам, сквер, парк, посадка һәм чокырларны шушы ике ай эчендә тәртипкә китерергә тиеш. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Мәрданов әйтүенчә, беркетелгән территорияләр узган елдагы кебек үк калды.

Санитар чистарту эшләрен тикшерүне җаваплы затларга йөкләячәкләр. Алар үз чиратларында 3-37-39 телефоны аша шәһәрне төзекләндерү бүлеге белән элемтәдә булачак, дип ассызыклады Рамил Мәрданов.

Икеайлык барышында санкцияләнмәгән чүплекләрне юк итү, тукталыш павильоннарын һәм урам коймаларын буяу күздә тотыла.

Эрегән кар астыннан чыгучы төзелеш һәм көнкүреш калдыклары өемнәре шәһәр урамнары кыяфәтен аеруча боза. Димәк предприятие һәм оешмаларга, шулай ук төзекләндерү хезмәтенә шәһәр биләмәләрен, сквер, парк, посадка һәм чокырларны чүп-чардан арындырырга, чәчәк түтәлләре ясарга, балалар мәйданчыкларын ремонтларга һәм матурларга кирәк булачак. Аларга чүп-чар чыгару өчен техника биреләчәк, дип ышандыра җитәкче. Икеайлык барышында беркетелгән территорияләрдән чүп чыгару мәсьәләсе буенча шәһәр башкарма комитетына 3-31-81 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә була.

Идарәче компания һәм ТСЖларның да эшләре артачак. Алар каты көнкүреш калдыклары контейнерларын ремонтларга һәм буярга, йортта яшәүчеләрне кирәкле эш коралы белән тәэмин итеп ишегалды территориясен җыештыруга җәлеп итәргә, чәчәк түтәлләре булдырырга тиеш.

Бу эшләр шәһәрдә генә түгел, алар районда да башкарылырга тиеш, диде район башлыгы Геннадий Емельянов. Авыл җирлекләре башлыкларына үз районнарында санитар чистарту эшләрен башларга дигән күрсәтмә бирелде.

Алия СИРАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев