Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Сары обойлар» проекты үз эшчәнлеген дәвам итә

Проектның асылы − кыен тормыш хәлендә ялгыз калган өлкән кешеләргә ярдәм итә торган иреклеләр үзәкләре булдыруда.

«Сары обойлар» — «Волонтер» иреклеләр үзәге проектларының берсе, аның барышында волонтерлар өлкән яшьтәге кешеләрнең фатирларын төзекләндерә һәм җыештыра.

Проект үзенең эшен берничә ел элек Яр Чаллыда башлады.
− Ул чагында иреклеләр үзәгенең координаторына социаль хезмәткәр бер инвалид әбигә булышуны сорап мөрәҗәгать итә. Аңа обойлар бүлеп биргәннәр, әмма аларны ябыштырырга ярдәм итәрлек кеше булмаганга, волонтерларны дәшәргә туры килгән. Иреклеләр обойлар һәм линолеумны алыштырган, түшәмне яңарткан, артык әйберләрен җыештырган, − дип сөйли шәһәрнең «Волонтер» иреклеләр үзәге координаторы Ольга Грахова. 

Проект үзенең исемен шушы вакыйгадан соң ала да инде. Эш шунда, бу әби нәкъ менә сары обойлар сораган булган.

Проектның асылы − кыен тормыш хәлендә ялгыз калган өлкән кешеләргә ярдәм итә торган иреклеләр үзәкләре булдыруда.

− Проектта катнашучыларның һәркайсы өчен, аларның кызыксынуларын, психологик халәтен искә алып, аерым программа әзерләнә. «Сары обойлар» программасы буенча фатир яисә бүлмә ремонтлыйлар, төгәлрәге — обой ябыштыралар, линолеум яки тарттырылган түшәм алыштырылырга, кирәк дип табылса, яңа йорт җиһазы алынырга мөмкин, шулай ук гади ярдәм күрсәтелә, мәсәлән, өй җыештырырга булышалар, − ди Ольга Грахова.
Иреклеләр эшләгән арада, өлкән яшьтәге кеше фатирда була ала яисә волонтер белән урамда йөреп керә. Проект төзекләндерелгән фатир һәм бүлмәләргә мохтаҗ әби-бабайларга гына түгел, проектта катнашучы волонтерларның үсешенә дә юнәлтелгән.

Үзләренең мәрхәмәтле эшләре өчен оешма федераль грантлар ала.
2020 елда «Волонтер» иреклелек үстерү үзәге" волонтерлыкка ярдәм йөзеннән оештырылган «Мәрхәмәтле эшләр төбәге» дип аталган иң яхшы төбәк гамәлләренә Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында катнашып, «Сары обойлар» проекты белән «Мәктәп волонтерлыгы» номинациясендә җиңүче булды. Алабугада иреклеләр хәрәкәте аңа нигез салучылар аркасында барлыкка килде. Шуларның берсе − Роберт Халиков. 

− 2001 елда, Алабуга педагогия институты студенты буларак, мин Яр Чаллыдан ерак түгел генә урнашкан «Росинка» лагерена бардым. Анда халыкара волонтерлык хәрәкәте вәкилләренең форумы булды. Иреклеләрнең хирыссыз эшләре турында сөйләгәннәре анда җыелганнарның күбесен рухландырды һәм җәмгыятькә файдалы эшчәнлекнең яңа формаларын ачарга булышты, − дип искә ала ул.

Бүген «Волонтер» үзәгенә төрле оешмаларның иреклеләр отрядлары керә. Мисалга, картлар һәм инвалидлар өчен интернат йортның өлкән яшьтәге кешеләрдән торган «Алтын яшь» отряды, мәктәпләрнең, балалар бакчаларының, мәдәният һәм сәнгать көллиятенең отрядлары. 
Алабугада шулай ук бөтенроссия һәм төбәк хәрәкәте нигезендә эшли торган аерым оешмалар да бар — мәсәлән, медикларның иреклеләр штаты, Җиңү волонтерлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев