Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада сәүдә үзәкләре һәм кафелар ачылды

15 июльдән сәүдә үзәкләре һәм җәмәгать туклануы оешмалары үз эшләрен яңадан башлап җибәрде. ТР Министрлар Кабинетының тиешле карарын Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Әмма үз эшләрендә әлеге объектлар билгеле бер кагыйдәләрне үтәргә тиеш. 
«Сәүдә үзәкләре бинасында бер кешегә, шул исәптән хезмәткәрләргә исәпләнгән ирекле мәйдан 4 квадрат метрдан да ким булмаска тиеш. Кафеларда өстәлләрне бер-берсеннән ким дигәндә 1,5 метр ераклыкта урнаштыру зарур. Бер өстәл артында 4тән дә артык кеше булырга тиеш түгел. Оешмаларга биналардагы барлык урыннарның 50 процентын гына тулыландыруны тәэмин итәргә кирәк. Верандлар элеккеге режимда эшли ала», — дип аңлатты районның Перспективалы социаль-икътисади үсеш палатасы рәисе Тимур Никонов. 
Әлеге карарны имзалау күп кенә эшмәкәрләр өчен күптән көтелгән яңалык булды. Алабугада 8 сәүдә үзәге бар һәм сатучыларның бер өлеше берничә ай дәвамында эшли алмады. Дәүләт тарафыннан субсидияләр бирелүенә карамастан, күпләр җитди зыян күрде. 
«Мин сәүдә өлкәсендә инде 20 ел эшлим һәм мондый хәлнең беркайчан да булганы юк иде. 3 ай буе эшләмәдем. Сәүдә үзәге эшен яңартуның беренче көнендә бер сатып алучым да булмады. Хәзер эшне торгызып булыр микән, белмим», — ди шәһәрнең сәүдә үзәкләренең берсендә тукыма сату бүлеге хуҗасы Җәлил Габдрахманов.
Ир-атлар киемнәре сатыла торган күрше бүлектәге шәхси эшмәкәр Наилә Хәйруллинаның киләчәккә өмете зуррак.
«Сатып алучылар килә. Алар сәүдә үзәкләренең ачылуына бик шат. Барысы да әйбәт булыр дип өметләнәбез», − диде ул.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, басылып чыккан карарда түбәндәгеләр дә аерым язылган: таксистларга 2дән дә артык пассажир йөртергә рөхсәт ителми, ә саф һавадагы аттракционнар һәм зоопарклар үз эшчәнлеген элеккегечә дәвам итә ала. Кинотеатр, төнге клублар, кальянныйлар, балалар өчен уен бүлмәләре һәм күңел ачу үзәкләре ябык булып кала, шулай ук массакүләм чаралар рөхсәт ителмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев