Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада "Серебряные волчицы" хоккей командасын бүләкләделәр

Бүләккә алар 50шәр мең сумлык ике сертификат алдылар.

“Серебряные волчицы” хоккей командасының иң яхшы уенчыларын һәм аларның тренерын бүләкләү тантанасы булды, алар ТР җыелма командасы составында “Добрый лед” проектының “Хоккейда чын кызлар гына уйный” традицион турнирында чыгыш ясады.

1-4 мартта Санкт-Петербургта кызлар арасында узган хоккей буенча Россия  турнирында уңышлы уен һәм бронза медаль өчен Алабуга районы җитәкчесе Рөстәм Нуриев кулыннан бүләккә Арина Шведчикова, Екатерина Команова, Ксения Гусева, Любовь Марченко һәм Татьяна Карпова, шулай ук аларның тренеры Алексей Куклин лаек булды. Алар Алабуга районы җитәкчесе Рөстәм Нуриевтан 50 мең сумлык сертификат алды. Тагын бер 50 мең сумлык сертификат белән хоккей командасы “Махеев” хәйрия фонды тарафыннан бүләкләнде, фондны гамәлгә куючы – ТР Дәүләт Советы депутаты Леонид Барышев. Бүләкне “Алабуга инициативасы” иҗтимагый проекты җитәкчесе, шәһәр Советы депутаты Илшат Шәйморатов тапшырды. Әйтергә кирәк, Санкт-Петербургка сәфәр алдыннан кызлар арасында ТР җыелма командасы Леонид Барышевтан бүләккә ике хоккей формасы комплекты алды. Сүз уңаеннан, апрель башында Алабуганың “Серебряные волчицы” хоккей командасыннан тугыз кыз ТР җыелма командасы составында Пермьдә атаклы Россия хоккей тренеры Анатолий Тарасов истәлегенә багышланган “Алтын алка” Бөтенроссия чемпионатында чыгыш ясаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев