Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Шишкин буаларын төзекләндерү концепциясе буенча фикер алыштылар

Архитекторлар эшләнеп беткән проектны «онлайн» режимында тәкъдим итте.

Алар фикеренчә, бу территория төрле яшьтәге алабугалыларның ихтыяҗларына җавап бирергә тиеш. Шулай итеп, яшьләр — бушлай вай-фай һәм велоюллар, яшь парлар — никахларны күчмә теркәү өчен зона һәм фотосессияләр өчен урын, пенсионерлар — скандинавия йөреше өчен юл, балалар белән ата-аналар балалар мәйданчыгы сорады.
Архитекторлар барлык теләкләрне дә исәпкә алырга тырышты һәм бу урынны тагын да матуррак һәм заманчарак итәргә тиешле билгеле бер төзәтмәләр кертте.
Әйтик, «Яшьләр» стадионы үз урынында калырга тиеш, чөнки анда шактый чаралар уза. Мәңгелек уттан алып бара торган баскыч шулай ук ремонтланачак, ә сөзәклекләр амфитеатр рәвешендә төзекләндереләчәк. Җиләк-җимеш бакчасын торгызу шулай ук үз көчендә кала.
Гомумән, булган идея шул ук, әмма кайбер үзгәрешләр кертелде. Әйтик, юлларга башта вак таш салырга тәкъдим ителгән иде, әмма алабугалылар төзәтмәләр кертүне сорады, чөнки бу очракта аларга йөрү уңайсыз булачак. Яңартылган вариантта юлны заманча бетон белән капларга һәм өлешчә Ушков плиткасы белән инкрустацияләнгән брусчатка урнаштырырга тәкъдим ителде.
Шишкин буаларындагы биш чишмәне чистартып, бер челтәр белән тоташтырырга карар кылынды.
Бәдрәфләр белән дә мәсьәлә хәл ителде. Стадиондагы трибуналар артындагысын тәртипкә китерәчәкләр һәм икенчесе кафе булган күпфункцияле павильонда урнашачак.
− Бәйрәмнәр һәм массакүләм чаралар вакытында алар, әлбәттә, шәһәрлеләрнең бөтен ихтыяҗларын канәгатьләндерә алмый, биотуалетлар да урнаштырырга туры киләчәк, − дип таныдылар архитекторлар, әмма күп санда бәдрәфләр төзү максатка ярашлы түгел, дип аныкладылар.
Проект төзегәндә, территорияне су басуын һәм аны яктырту кирәклеген исәпкә алдылар.
Фикер алышуларда катнашкан алабугалылар проектны хуплады һәм аның тиз арада тормышка ашуына өмет белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев