Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада шәҗәрә фестиваленең зональ туры үтәчәк 

«Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы- Без тарихта эзлебез» фестивале безнең шәһәрдә 7 апрельдә оештырыла.

2021 елның февралендә Татарстан Республикасында «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы — Без тарихта эзлебез» исемле шәҗәрә фестивале старт алды. Шәҗәрә фестивале муниципаль, зональ (Казан, Урыссу, Алабуга, Лаеш, Теләче, Кама Тамагы) һәм республика этапларында уздырыла.

«Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы» нәсел шәҗәрәсе бәйрәменең зона этабы 2021 елның 6-12 апрелендә Татарстанның 6 торак пунктында узачак.

Алабугада фестиваль 7 апрельдә үткәрелә. Безгә Актаныш, Әгерҗе, Зәй, Минзәлә, Менделеевск, Түбән Кама, Тукай муниципаль районнары һәм Яр Чаллы шәһәре вәкилләре килүе көтелә. 

Шәҗәрә фестиваленең республика этабын Казан шәһәрендә 2021 елның 15 маенда Гәлиаскар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында үткәрү планлаштырыла. 

Зона этапларында җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнәчәк. 1нче урын алучылар республика этабында катнашачак. Фестивальдә бер гаилә коллективы яки туганнардан торган төркем катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев