Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада шәһәр Советы сессиясе узды

Сессия барышында депутатлар берничә мәсьәләне тикшерде. 

Сессия эшендә Алабуга муниципаль районы һәм Алабуга шәһәре җирле үзидарә органнары вәкилләре, Алабуга шәһәре һәм районының күзәтчелек һәм хокук саклау органнары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Сессия барышында депутатлар берничә мәсьәләне тикшерде, дип хәбәр район башлыгының матбугат хезмәте. 

Шәһәр бюджеты үтәлеше турындагы карар проектын финанс-бюджет палатасы рәисе Эльмира Садыйкова тәкъдим итте. Ул билгеләп үткәнчә, бюджет үтәлеше буенча хисап нигезендә, 2020 елга керемнәр чыгымнардан югарырак булган. Әлеге акчалар Алабуга районының 2021 елда кирәкле ихтыяҗларына тотылачак.

Шулай ук сессиядә депутатларга Алабуга районы Уставына кертелгән үзгәрешләр тәкъдим ителде. Депутатлар ике мәсьәләне дә бертавыштан хуплады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев