Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада соңгы тәүлек эчендә COVID-19 белән авыручылар ачыкланмаган

20 июньгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 4152 очрагы теркәлгән.

Узган тәүлектә Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 38 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә. 
17 кеше хастаханәләргә озатылган, 21 кеше өйдә дәвалана (аларда җиңелчә яки симптомсыз авыру формасы). Ачыкланган очракларның барысы да авыру белән якыннан аралашу нәтиҗәсендә килеп чыккан. 
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр — 2 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 13 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 5 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 10 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр — 7 очрак, 80нән 90 яшькә кадәр 1 очрак ачыкланган. 
Казанда 12, Чаллыда 7 кеше коронавирус йоктырган. Лаеш районында 4 очрак ачыкланган. Яшел Үзән һәм Түбән Кама районнарында икешәр, Аксубай, Әлки, Әтнә, Буа, Биектау, Зәй, Кама Тамагы, Питрәч, Балык Бистәсе, Тәтеш, Тукай районнарында берәр очрак теркәлгән. 
20 июньгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 4152 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 3027 кеше савыккан, соңгы тәүлектә — 58 кеше. 
фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев